"Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә"-иҗади бәйге
Россиядә "Гаилә елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап укучы гаиләләрне барлау максатыннан "Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә" исемле иҗади бәйге игълан итте. Түбән Мәтәскә авылы китапханәсе данын Хальфиннар гаиләсе яклады. Алар "Иҗади гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Катнашкан гаиләләргә олы рәхмәтемне җиткерәм.