Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Хуш киләсең, Нәүрүз" -бәйрәм кичәсе

Түбән Мәтәскә мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар белән бергәләп Нәүрүз бәйрәме узды. Бәйрәм кичәсе күңелле уеннар, матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бергәләп тәмле ботка, коймак, кайнар чәйдән авыз иттек.