Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Хатын кызлар-җирнең бизәге"- могҗизалар кыры

8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авыл клубында китапханә белән берлектә "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде.  Катнашучыларыбыз уенның шартлары белән таныштылар. Тамашачы  уенчыларны көчле алкышларга күмде. Гүзәл затларыбыз рәхәтләнеп күңел ачып, яхшы кәеф  һәм бүләкләр белән кайтты. "Җирнең гүзәллеге хатын-кызда" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичәбез бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.