Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Телләр белгән, илләр гизгән"-интеллектуаль тур

Халыкара туган тел көне уңаеннан Түбән Мәтәскә китапханәсендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Телләр белгән, илләр гизгән" исемле интеллектуаль тур узды. Китапханәче бәйрәмнең тарихы турында сөйләде.Уен барышында балалар үзләренең белемнәрен ""Сорау-җавап", "Мәкаль әйтеш", "Табышмак әйтәм җавабын тап" һәм башка күп кенә бәйгеләрдә сынадылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Күргәзмәдә балаларга "Татар исемнәре" китабы аеруча да ошады. Шулай ук музей почмагына экскурсия үткәрелде.