Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Для вас, Zащитники"- окоп шәмнәре ясау.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булганнарга авылыбызда төрлечә ярдәм оештырылып тора. Түбән Мәтәскә клубында китапханә белән берлектә авылдашлар ярдәме белән окоп шәмнәре ясалды. Ул егетләребез өчен бик кирәкле әсбап җылыну өчен генә түгел, ә котелокта тушенка кебек ризыкларны әзерләү, бияләй-оекбаш һәм башка вак-төяк әйберләрне киптерү, землянка һәм окопларны яктырту өчен дә кулланыла. Йөрәк җылысын кушып ясаган бу шәмнәр, тизрәк барып җитеп, батыр егетләрне салкында җылытсын иде.