"Әнием-китапханәче"-интеллектуаль-тәрбия чарасы
Россиядә игълан ителгән Гайлә елына багышланган чараларыбыз интеллектуаль тәрбия сәгате формасында старт алды. Д.Г. Хакимов исемендәге Түбән Мәтәскә мәктәбенең 3 нче, 4 нче сыйныф укучылары катнашында "Әнием -китапханәче" исемле тәрбия сәгате бик эчтәлеклә, матур узды. Балалар китапханәче хезмәтенең үзенчәлекләре белән таныштылар,кызыклы уеннар уйнап ял итәргә дә өлгерделәр. Чарабызның төп максаты исә балаларыбызның күңелләренә иң җылы урын-гаилә, иң якын кешеләрең әти-әни, гаилә агзалары башкарган хезмәт-иң хөрмәтлесе булырга тиешлекне төшендерү иде.