Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Безнең заман геройлары"- очрашу

Китапханәбездә махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә ялга гына кайткан авылдашыбыз Саттаров Равил Габделхәй улы, тормыш иптәше Ракова Фәридә апа һәм әнисе Саттарова Рафилә апалар белән бик җылы очрашу булып узды. Авылдашлар үзләренең борчыган, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Равил абыйга исән-сау булып, җиңеп туган йортына, гайләсенә тизрәк әйләнеп кайтуын теләп калдылар. Авылдашлар очрашуы  чәй өстәле артында  дәвам итте.