Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Сез булганга көзләр ямьле"- әдәби музыкаль кичә

Октябрь башында өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Шул уңайдан китапханәбездә "Сез булганга көзләр ямьле" исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Һәммәсе җырга моңга осталыкларын күрсәттеләр. Халык уеннарын яратып уйнадылар. "Гомернең алтын көзе" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Матур вакыйгаларны искә төшереп чәй табыны артында бик күңелле ял иттеләр.