"Өлкәннәргә хөрмәт-үзеңә хөрмәт"- өйләренә бару
1 октябрь Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Түбән Мәтәскә авылы китапханәчесе, клуб мөдире белән берлектә "Өлкәннәргә хөрмәт-үзеңә хөрмәт" дип исемләнгән чара белән сәламәтлек, озын гомер, җылы теләкләр теләп өлкән яшьтәге авылдашларыбызга күчтәнәчләр өләштеләр. Газета-журналлар, яңа китаплар белән таныштырып кайттылар. Олыларга күп кирәкмени, әнә шул кечкенә генә игътибар, җылы сүзгә дә сөенеп калалар.