Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Әдип иҗаты матурлык тудыру үрнәге"-әдәби музыкаль кичә

Түбән Мәтәскә һәм Күпербаш авыл китапханәчеләре "Милли мәдәният саекмас чишмә" бәйгесе кысаларында китап сөючеләр игътибарына "Әдип иҗаты матурлык тудыру үрнәге" исемле әдәби- музыкаль кичә тәгъдим иттеләр. Чарада Әмирхан Еникиның "Матурлык", "Мәк чәчәге" әсәрләреннән өзекләр укылды. "Курай" әсәреннән язучының үз тавышы белән яздырылган аудио язма берәүне дә битараф калдырмады. Мәктәп укучылары курайда татар халык көйләренә тезмә башкардылар. Чара үзешчәннәр,  мәктәп укучылары тарафыннан матур җырлар, мөнәҗәтләр, биюләр, сәхнәләштерелгән өзекләр белән үрелеп барды. Кичәдә "Әмирхан Еники-күңел карурманнарның тургае" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.