Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Страна детского фольклора"- әдәби-фольклор сәгать

17 июль Бердәм Фольклор көне уңаеннан китапханәдә "Страна детского фольклора" исемле әдәби фольклор сәгате узды. Чара барышында китапханәче балаларны "фольклор" төшенчәсе, аның жанрлары белән таныштырды, фольклорның әле кешелекнең яза белмәгән заманда барлыкка килүе турында сөйләде. Бергә татар фольклор дөньясына чумдылар: табышмакларга җаваплар эзләделәр һәм мәкальләр, халык җырларының көйләрен искә төшерделәр. Балалар уңай хис-кичерешләр алдылар һәм чарадан яхшы кәеф белән таралдылар.