Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Бабаем да, әбием дә кайчандыр сабый булган" - фольклор сәгать

Түбән Мәтәскә, Купербаш китапханәчеләре, авыл клубы белән берлектә "Кояшкай" лагеренда ял итүче балалар өчен "Бабаем да, әбием дә кайчандыр сабый булган" исемле милли уенлы балалар фольклор сәгате үткәрделәр. Матур милли атрибутлар чарабызга өстәмә колорит бирде, дәртле татар бию көйләре кояшлы кызу көннең бер сәгатен сизелмичә дә үткәреп җибәрде. Матур да, мәгърифәтле дә, файдалы да бу чарабыз бик матур үтте.