Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Сабантуйга бүләгем"-бүләк җыю

3 июнь көнне Түбән Мәтәскә авылында элек-элктән килгән матур йола Сабантуена бүләк җыю башкарылды. Бу йоланы безнең якта "Мәйдан җыю" дип атыйлар. "Яулык бәйрәме", " сөлге җыю", "бирнә җыю" дип атаучы авыллар да бар. Гореф-гадәтләребезне саклап килүче авылдашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар.