Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Балачакның гүзәл бәйрәме"- уен эстафета

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз өчен Сабан туе үткәрелде. Авыл китапханәсе, тәрбиячеләр белән берлектә кашык белән йомырка ташу, бүләк кисү, чүлмәк вату һәм башка күп төрле уеннар оештырылды. Балалар төрле ярышларда катнашып, бүләкләр алдылар һәм бик күңелле ял иттеләр.