"Ил бәхете өчен көрәшкәннәр халык хәтереннән җуелмый" -митинг
8 май Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан "Ил бәхете өчен көрәшкәннәр халык хәтереннән җуелмый" дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Укучылар "Үлемсез полк " портретларын тотып парадка чыктылар. Патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады. Ил азатлыгы өчен геройларча һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.