"Без чисталык яклы"- субботник
1 апрель Татарстанда чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар икеайлык башланып китте. Санитар икеайлык кысаларында Түбән Мәтәскә мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тирә-юнне чүпләрдән арындырды, карлар таратылды. Мәдәният йорты тирәсеннән дистәләгән капчык чүп-чар җыелды.