"Нәүрүз, түрдән уз"- бәйрәм кичәсе
24 март мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар белән бергәләп Нәүрүз бәйрәме үтте. Нәүрүз- халыкның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Күңелле уеннар, матур җырлар, биюләр белән беррәттән, тәмле ботка, кайнар коймактан авыз иттек.