Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Дәүләт хезмәтләре халык мәнфәгатен кайгырту" -мәгълүмәт сәгате

Китапханәбездә өлкән китап укучыларыбыз өчен  "Дәүләт хезмәтләре халык мәнфәгатен кайгырту" дип исемләнгән мәгълүмәт сәгатләре үтә. Компьютер аша Россия һәм Татарстан Дәүләт порталларында эшләү тәртибен аңлату эшләре башлап җибәрелде. Шәхси кабинетлар булдыру, салым, комуналь  һәм башка төр түләүләрне өйдән чыкмый гына түләп булу мөмкинлекләрен  аңлаттык.