Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Җир өлкәннәр белән матур"- бәйрәм кичәсе

Ел саен 1 октябр бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан китапханә каршында эшләп килүче "Ак калфак" клубының актив членнары белән "Җир өлкәннәр белән матур" дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә җыелдык. Җырга-моңга осталыкларын күрсәттеләр, халык уеннарын бик яратып уйнадылар. Матур вакыйгаларны искә төшереп бик күңелле ял иттеләр.