Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

Гагарин-герой космоса-рәсем конкурсы

12 нче апрель Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.  Нәкъ менә 1961 елның шушы көнендә Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче тапкыр космик очыш ясады. Шул уңайдан китапханәдә балалар өчен рәсем конкурсы узды. Балалар бик теләп космос, ракета, планета ясадылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәче Юрий Гагаринның кыскача тарихы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара азагында балаларга татлы призлар бүләк ителде.