Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Балалар китабы -сихри бер дөнья"- әдәби сәгать

2 апрель- Халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул балалар язучысы Корней Чуковскийның 140 еллыгына багышлана.  Балалар китабы көне уңаеннан китапханәдә "Балалар китабы-сихри бер дөнья" исемле әдәби сәгать узды.  Әлеге чарага балалар бакчасыннан нәни  дусларыбыз  чакырылды. Балалар әкият геройларын белүдә ярыштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр,  пазллар җыйдылар. Интеллектуаль уеннарда аеруча актив булдылар. Корней Чуковскийның китапларына күзәтү ясалды, әкиятләр укылды. Балалар белән вакытны кызыклы һәм файдалы үткәрдек.