Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Профессий много, выбири свою"-мәгълүмәт сәгате

Авыл китапханәсендә яшьләр өчен "Профессий много, выбири свою" исемле мәгълүмәт сәгате узды. Һөнәр -ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең бер төре. Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Китапханәче яшләргә  һөнәр сайлаганда, үзләренең мөмкинлекләрен, сәләтен, белемен исәпкә алырга, әти-әни киңәшләренә колак салырга киңәш итте. Укучылар сорауларга җаваплар бирде, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. Китапханәдә төрле һөнәр ияләренә багышланган китап  күргәзмәсе тәгъдим ителде.