Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Потребительские права в цифровую эпоху"-мәгълүмәт сәгате

15 март Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне. Шул уңайдан китапханәбезда Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Ильсур кызы белән очрашуга Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары чакырылды. Очрашуда укучыларга сораулар буенча: сыйфатсыз азык-төлек, интернет ысул белән сатып алган товарлар, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү һәм башкалар, "Халык котроле" дәүләт мәгълүмәт системасының эше турында аңлатмалар бирелде. Очрашу актив рәвештә узды, тыңлаучылар ягыннан күпсанлы сораулар җиткерелде.Чара ахырында барлык катнашучыларга да кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмәт урнаштырылган буклетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәгъдим ителде.