Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Каз канаты ап-ак була"- мастер-класс

2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы. Шул уңайдан китапханәбездә каз канатыннан май канаты ясау буенча мастер класс узды. Чарада өлкән буын апаларыбыз һәм 6 сыйныф укучылары катнашты. Камыр ризыкларын майлый торган җайланма хәзер кибетләрдә дә күп. Ләкин каз канатыннан ясалган май канатына җитәме соң? Үзе йомшак, ризыкның бөтен бормаларына керә ала торган уңайлы җайланма. Барыбыз беррәттән тезелешеп утырып каурыйларны әзерләдек. Аннары аларны матурлап тезеп, май канаты үрдек. Шул арада күңелле итеп җырлап, сөйләшеп утырдык. Бәйрәм уңаеннан укучылар әниләренә, әбиләренә  бик яхшы бүләк әзерләделәр. Очрашу бик файдалы һәм  күңелле узды. Чара бәйрәм уңаеннан чәй өстәле артында дәвам итте.