Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Балачак бәйрәме"

    1 Апрель көнне китапханәдә балалар шагыйрәсе Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова белән очрашу булып узды.Чарада мәктәпнең 2-5 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты.
Бәйрәмнең беренче өлешендә Йолдыз апаның иҗатына багышланган интеллектуаль уен үткәрелде.Ике команда –“Колаклы коймаклар” һәм “Башлы суган” командалары узара көч сынашты.Командалар икесе дә уенда бик актив булдылар,шагыйрәнең иҗаты буенча төрле сорауларга җавап та бирделәр,өйгә бирелгән иҗади эшне дә матур итеп кунакка тәкъдим иттеләр.Икенче өлештә шагыйрә үзе турында сөйләде,балаларның сорауларына җавап бирде,әле яңа гына язылган шигыйрьләре белән таныштырда.Кичә аның сүзләренә язылган “Тылсымлы сүзләр” җыры белән тәмамланды.Бу очрашу барлык катнашучылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.