Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Җырым белән җиңдем дошманны"-әдәби сәгать

Түбән Мәтәскә китапханәсендә герой- шагыйр Муса Җәлилгә багышланган "Җырым белән җиңдем дошманны"исемле тематик күргәзмә оештырылды.Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, патриотлары була. Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Муса Җәлил-тормышы матурлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой шагыйр. Шагыйр үзенең рухи батырлыгы, иҗаты, батыр йөрәге белән әле дә тереләрдә тере. Кургәзмәдә Муса Җәлилнең рус, татар телендә китаплары, газета-журналлар урын алды. Китапханәгә  килүче китап укчыларыбыз язучының биографиясе белән таныштылар, шигырьләрен яратып укыдылар. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз.