Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"900 героических дней" мәгълүмәт сәгате

27 гыйнвар-Ленинград блокадасы камалышын тәмамлау көне. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград Блокадасы иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Китапханәбездә Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларның батырлыгын онытмау максатыннан "900 героических дней" исеме астында мәгълүмәт сәгате узды. Китапханәче Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләде. Ленинград блокадасы турында язылган китапларга күзәтү ясалды. Халыкның батырлыгы берәүне дә битараф калдырмады.