Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап минем дустым"-библиографик дәрес

Авыл китапханәсендә 5 сыйныф укучылары өчен "Китап минем дустым" исеме астында библиографик дәрес узды. Китапханәче китапның барлыкка килү тарихы, китапның кеше тормышындагы роле, әһәмияте турында сөйләп узды. Китапханәнең эш режимы, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китап укучының хокуклары, китап фонды, вакытлы матбугат белән таныштылар.Укучылар ребусларга җаваплар эзләделәр, "китапханә" сүзеннә ярыша-ярыша сүзләр төзеделәр. Укучылар белән очрашу файдалы һәм кызыклы килеп чыкты.