Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Энҗе бөртегенә тиң кул эшләре"

Түбән Мәтәскә авыл китапханәсендә чигү эшләре буенча "Энҗе бөртегенә тиң кул эшләре" исемле мастер класс оештырылды. Чигү-декоратив гамәли сәнгатьнең бер төре. "Ак калфак" клубының актив членнары рәхәтләнеп чигү дөньясына чумдылар. Һәрберсе әлеге иҗат төренең чигү алымнары белән уртаклаштылар, чигү нечкәлекләрен үзләштерделәр. Кул эшләре эшли-эшли кызыклы вакыйгаларны сөйләшеп, көлешеп алдылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.