"Играйте сами-играйте с нами"-күңел ачу уеннары
Балалар өчен кышкы каникулларны кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан авыл клубында "Играйте сами-играйте с нами" исеме астында күңел ачу уеннары үткәрелде. Балалар арасында кызыклы уеннар, күтәренке кәеф өстәүче конкурслар бәйрәмне ямләндерде. Һәркем җырлады , биеде, шигырь сөйләде беркемгә дә моңсуланып утырырга вакыт калмады. Барлык балалар да бүләкле булды. Бәйрәмнән барысы да күтәренке кәеф белән таралышты.