Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Новогодняя снежинка"-мастер-класс

24 декабрь Түбән Мәтәскә балалар бакчасында кар бөртекләре ясау буенча "Новогодняя снежинка" исемле  мастер-класс узды. Кар бөртеге- кышның төп атрибуты һәм чыршыны гына түгел, гомүмән, интерьерны да бизәү өчен матур. Кәгазъдән кар бөртекләре ясау кәефне күтәрә, яңа ел рухы тудыра. Чара барышында кыш, кар, чыршы һәм кар бөртекләре турында табышмакларга җаваплар эзләдек. Балаларга аеруча нык ошаганы лотерея билеты уйнату булды. Барлык балалар да бүләкләргә бик сөенде.