Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Спасибо тебе, солдат"-Батырлык сәгате

3 декабь -Россиядә билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Билгесез солдат көне - ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне. Шул уңайдан балалар бакчасы белән берлектә "Спасибо тебе, солдат" исемле батырлык сәгате узды. Китапханәче истәлекле көннең тарихы белән таныштырды. Балалар белән бергәләшеп кәгазъ битләреннән солдат ясадык. Аеруча да малайларга бик ошады.