Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Җырлыйк әниләр турында"-бәйрәм кичәсе

28 ноябр  иң якты бәйрәмнәрнең берсе -Әниләр көне. Әниләр -безнең җиңүләргә ихлас сөенүчеләр һәм уңышсызлык килгәндә аны уздырып җибәрергә ярдәм итүчеләр. газиз кешеләребез  янәшәсендә без үзебезне балачактагы кебек бәхетле һәм ваемсыз тоябыз. Шул уңайдан китапханәбез каршында эшләп килүче "Ак калфак" клубының актив членнары белән "Җырлыйк әниләр турында" дип исемләнгән кичә узды. Һәммәсе җырга моңга осталыкларын күрсәттеләр, халык уеннарын яратып уйнадылар. Матур вакыйгаларны искә төшереп бик күңелле ял иттеләр