Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Табигать-безнең әйләнә тирәбез"-әдәби мәйданчык

3 июль көнне китапханә каршында "Табигать -безнең әйләнә тирәбез" исемле әдәби мәйданчык узды. Җәйге каникулларда китап яратучы кызлар, малайлар җыелды. Китапхпнәче файдалы чәчәк бәйләме белән таныштырды. Аларны ничек дөрес җыярга, ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлатты. Балалар матур китаплар белән таныштылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Саф һавада дусларың белән бергәләп китап уку кызыклы да, файдалы да. Җәйнең бер көне күңелле һәм файдалы үтте.