"Балачакның гүзәл бәйрәме"-интеллектуаль уен
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар Сабантуе уздырды. Балалар үзләрен төрле спорт уеннарында сынадылар: капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка кабып һәм башка кызыклы уеннарда үзләрен сынадылар. Бәйрәмнән күп төрле бүләкләр, күчтәнәчләр һәм күтәренке кәеф белән таралдылар.