Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Тормышта батырлык өчен урын бар"-тематик кичә

Түбән Мәтәскә авыл клубында "Тормышта батырлык өчен урын бар" исеме астында тематик кичә узды. Кичә Фасахиевлар нәселеннән сугышта катнашкан туганнары истәлегенә багышланды. Уллары Даниал абый белән Камил абый әтисенең сугышкан урынында булып кайтканнар. Шулардан видеоязмалар күрсәтелде. Матур биюләр, җырлар, шигерьләр белән уралып барган бәйрәм кичәсеннән һәркем  күңеленә рәхәтлек алып, шат хисләр белән таралды. Сугыш афәтен үз җилкәләрендә татыганнарның исемнәрен авылдашлар , киләчәк буыннар хәтерләрендә мәңгелштерү өчен шундый кичәләр булуы күңелне сөендерә. Истәлекле фотолар белән тулыландырылган китап күргәзмзсе тәгъдим ителде.