Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Сезгә тиеш әле бик күп язлар, рәхмәт, сезгә, рәхмәт ветераннар."-тематик кичә

8 май авылыбызда Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингка җыелган халык Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның  истәлеген бер минут тынлык белән искә алды. Бәйрәмгә килгән җитәкчеләребез, укучыларыбыз сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, гомүмән, бөтен халыкны Бөек Җиңү көне белән котладылар. Җиңүче якташларыбыз истәлеген һәрвакыт хәтер түрләрендә сакларга һәм алар белән горурланырга чакырды.