"В гостях у сказки"-интеллектуаль уен
22 апрель көнне авыл китапханәсендә "В гостях у сказки" исемле интеллектуаль уен узды. Чарада 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белергә, туган телне яратырга өйрәнә. Интеллектуаль уенда ике команда көч сынашты. Бу уенда дуслык җиңде, күчтәнәчләр таратылды. Балалар белән вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрдек.