Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Без Тукай оныклары"-әдәби сәгать

5 нче апрель көнне китапханәдә Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 5нче сыйныф укчылары белән "Без Тукай оныклары" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Г. Тукай кыска гомере эчендә  гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Сөекле шагыйребезнең иҗаты, тормыш юлы турында сөйләнде, шигерьләре кычкырып укылды.  Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Укучыларга күчтәнәчләр тапшырылды.