Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

Җирле үзидарә- халыкка иң якын хакимият

5 апрель көнне Мөндеш авылы мәдәният йортында төрле елларда җирле үзидарә органнарында хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләү кичәсе узды. Ветераннарыбыз үз чиратында үзләренең хезмәт еллары, төрле кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Күргәзмәдә тәгъдим ителгән фотоальбомнар аша якты хатирәләрне яңарттылар. Кичә күтәренке рухта чәй өстәле артында дәвам итте.