Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Милли ризык-табын күрке"-тематик кичә

2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан19 февраль көнне авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубының актив членнары "Милли ризык-табын күрке" дип аталган тематик кичәгә җыелды. Кичә барышында  туган тел турында мәкальләр, әйтемнәр сөйләнде, табышмакларга җаваплар эзләнде. Шулай ук күңелле җырлар, кызыклы уеннар белән уралып барды. Китап укучылар "Туган телем-иркә гөлем " исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге кичә чәй өстәле янында дәвам итте.