Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

“Җиргә матурлыкны сез бирәсез,гүзәл Әниләр!”

       28 Ноябрь көнне Түбән Мәтәскә авыл китапханәсендә Әниләр көненә багышланган
“Җиргә матурлыкны сез бирәсез,гүзәл Әниләр!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.Чарага  авылыбызның үрнәк әниләре,әбиләре чакырылды.Әниләрне котлап ”Кояшкай”балалар бакчасына йөрүче нәниләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Чәй өстәле артында дәвам иткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.