"Без Тукайны яхшы беләбезме"-балалар иртәсе
Түбән Мәтәскә балалар бакчасында якташыбыз Г. Тукайның иҗатына багышланган "Без Тукайны яхшы беләбезме" исемле балалар иртәсе узды. Кичәдә Тукайның иҗаты, томыш юлы белән таныштык. Берсеннән- берсе кызыклы әкиятләр укыдык. "Шүрәле, "Кәҗә белән сарык" әкиятләренә пазллар җыйдык. Балалар бик теләп катнаштылар. Тукай әкиятләре балаларны дус, гадел, әдәпле, өлкәннәргә карата игътибарлы булырга өйрәтә.