Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Яңа ел"-бәйрәм кичәсе

Иске Кырлай авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казиле авылында Яңа ел кичәсе оештырылды. Матур җырлар, күмәк биюләр, күңелле уеннар белән уралып барган бәйрәм кичәсеннән һәркем күңелләренә рәхәтлек алып, шат хис белән таралды. Бәйрәмгә ямь өстәп Кыш бабай һәм Кар кызы да чыршы тирәли  җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәмнән берсе дә бүләксез китмәде.