"Җирнең яме бары сезнең белән"
Салкын кышларга кереп барганда, иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе-Әниләр көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан китапханә каршында эшләп килүче "Ак калфак" клубының актив членнары белән "Җирнең яме бары сезнең белән" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Җырга-моңга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Халкыбызның милли мирасы булган халык уеннарын бик яратып уйнадылар.Матур вакыйгаларны искә төшереп бик күңелле ял иттеләр.