Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Тормышыбыз бизәге сез!"

1 октябрь өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Элек-электән олы кешеләр тормышның яшәешен, нигезен тәшкил иткәннәр. Шушы уңайдан китапханәче актив китап укучыларның өйләренә барды.. Аларга булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерде, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Олы кешенең аздан да кәефе күтәрелә, яшәү дәрте арта.