Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Гариф Ахунов-чын хазинә"-китап күргәзмәсе

Китапханәбездә татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгат эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты-Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Гариф Ахунов-чын хазинә" исемле китап күргәзмәсе булдырылды. Китап укучылар аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Гариф Ахуновның татар әдәбиятына күрсәткән хезмәте санап бетергесез.Аның иҗаты төгәл итеп бүгенге көнне, татар халкының тормышын күрсәтә.