"Изгелек өләшик"-өйгә китап илтү
"Көзге изгелек атнасы-яхшы эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында китапханәче олы яшьтәге китап укучыларның өйләрендә булды. Яңа китаплар, газет-журналлар белән таныштырды, ягымлы сүзләр белән олыларның каефен күтәрде. Ялгыз кешенең кереп хәлен белү, ярдәм итү зур изгелек дим саныйм. Изгелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу зур бәхет.