"Челтер, челтер чишмә ага"-чишма ачу
29 август Түбән Мәтәскә авылында "Рузиля" чишмәсен ачу тантанасы булды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен зур шатлыклы вакыйгага әйләнде. Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән уралып барды. Соңыннан бар халык чишмә суыннан авыз иттеләр.