Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Халкыбызның зыялы улы!"-китап күргәзмәсе

Түбән Мәтәскә китапханәсендә драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 85 яшь тулу уңаеннан "Халкыбызның зыялы улы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе булдырылды. Туфан Миңнуллинның иҗаты-зур бер дөнья. Китап укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша ала. Туфан Миңнуллинның әсәрләре тематик төрлелеге, жанр байлыгы белән күпләрдә соклану уята.